Бөгелмәдә Рәис Садыйков хөрмәтенә грек-рим көрәше турниры узды
Бөгелмә Көрәш сараенда Россиянең атказанган тренеры Рәис Садыйков — Бөгелмәдә спорт көрәше бүлегенә нигез салган спортчы истәлегенә багышланган традицион төбәкара турнир узды. Грек-рим көрәшендә 2011-2012 елларда туган егетләр бил алышты. Бу хакта bugulma-tatarstan.ru хәбәр итә.
Ярышларда Самара өлкәсе һәм Мари Эл Республикасыннан спортчылар, шулай ук Оренбург өлкәсеннән һәм Татарстаннан көрәшчеләр катнашты.
Бөгелмәлеләр призлы урыннар яулады: Елисей Хәмитов — алтын; Родион Глухов, Данил Фадеев, Максимилиан Давыдов, Максим Дагаев һәм Исмәгыйль Шириазданов — көмеш; Родион Хәйруллин, Александр Рябых, Тимур Исмәгыйлев, Кәрим Фәхиев, Сергей Афанасьев, Таһир Исхаков, Ислам Зәйнуллин һәм Арсений Кравчук бронза медальгә ия булды, диелә хәбәрдә.
Ярышларны оештыруда Бөгелмә шәһәре һәм районы спорт секторы җитәкчесе Әскәр Сафин ярдәм күрсәткән.