Ир-атлар әйберләрен метрода хатын-кызларга караганда ике тапкыр ешрак онытып калдыра
Ир-атлар Казан метросында әйберләрен хатын-кызларга караганда ике тапкыр ешрак онытып калдыра. Шул ук вакытта, мондый хәл күбесенчә кыш көне күзәтелә. «Метроэлектротранс» телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителә.
«Метрополитен статистикасыннан күренгәнчә, ир-атлар хатын-кызларга караганда күпкә игътибарсызрак – алар әйберләрен хатын-кызларга караганда ике тапкыр ешрак югалта», - дип искәрттеләр предприятиедә.
Сумка, пакет, ачкыч, бүрек иң еш югала торган әйберләр рәтенә керә, кышын исә әлеге исемлекне перчатка һәм бияләй тулыландыра.
Казанлылар һәм шәһәр кунакларына, кемдер югалткан әйберне тапкан очракта, станциядә кизү торучыга мөрәҗәгать итәргә һәм югалган әйберне метро хезмәткәренә – полицейский, инспекторга бирергә киңәш итәләр. Югалган әйберләр хуҗасы онытып калдырган станциядә саклана.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, пассажирлар әйберләрен кайда онытып калдыруларын бик сирәк очракта гына шунда ук искә төшерә. Алар еш кына бер-ике көннән соң, кайвакыт бер ай үткәч әйләнеп килә.