Попова «Х авыруы» турында фикер алышуны галимнәрнең гадәти эше дип атады
«Х авыруы» турында фикер алышу — экспертларның гадәти көндәлек эше. Бу хакта кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
Ул аңлатканча, галимнәрнең бурычы — теләсә кайсы вирусның алга таба барлык мөмкин үсеш вариантларын исәпләү. Бу — пандемия потенциалы булган яңа грипп вирусына да, башка вирусларга да кагыла.
«Россия 24» каналына биргән интервьюсында Попова «Х чире» термины инде күп еллар яши, әмма аның үзлек һәм параметрлары нинди булачагын беркем дә белми, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә аның аркасындагы үлем очракларын теләсә нинди санда — коронавируска караганда 10, 20, 30, тапкыр күбрәк дип фаразлап була, диде кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт башлыгы.
Ул шулай ук иң мөһиме — саклану ысулларын дөрес сайлау, дип ассызыклады. Моның өчен Россия экспертлары яңа вакцина һәм тиз тест-системалар ясый.
Давос шәһәрендә узучы Бөтендөнья икътисади форумында алданрак коронавирус пандемиясен корбаннар саны ягыннан 20 тапкыр узып китәргә мөмкин «X авыруы» турында фикер алышу планлаштырыла дип хәбәр ителгән иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус аңлатканча, «Х чире» термины белән теләсә нинди билгесез авыруны атыйлар.