Путинны Чаллыга беренче «КАМАЗ» автомобиленең 50 еллыгына чакырдылар
Россия Президенты Владимир Путинны «КАМАЗ» беренче йөк машинасын чыгаруның 50 еллыгы һәм шәһәрнең дүрт гасырлык юбилее уңаеннан Чаллыга чакырдылар.
«Чыгышымны тәмамлап, хөрмәтле Владимир Владимирович, мин сезне Чаллы шәһәренә чакырасым килә. Бик яхшы сәбәп бар: 2026 елда беренче йөк автомобиле [«КАМАЗ»] чыгаруга 50 ел тула, һәм 2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тула», - дип белдерде Автоград мэры Наил Мәһдиев «Кече ватан - Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында.
«Бу ике истәлекле дата безнең ил өчен бик мөһим («КАМАЗ» - ул ил байлыгы), безнең күпмилләтле Татарстан Республикасы өчен бик мөһим, безнең шәһәр өчен мөһим. Сезне кунакка көтәбез! Рәхим итегез, бик зур рәхмәт», - дип йомгаклады Мәһдиев.
«Кече ватан - Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы Мәскәүдә 15 һәм 16 гыйнварда Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмәсе кысаларында узды. Барлыгы 35 мәйданчык эшләде, алар 700 спикерны һәм 7,5 меңнән артык катнашучыны берләштерде.
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары — Татарстан Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов һәм Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенә 91 кеше керде.
Республиканың берничә муниципаль берәмлеге башлыклары форум эшендә актив катнашты. Татарстанның Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов «Кеше язмышы - Ватаныбыз горурлыгы» махсус номинациясендә «Служение» бөтенроссия премиясе лауреаты булды.