Илсур Һадиуллин: Шәхси мәгълүмат бирмәгән 3 укучы аттестатсыз калырга мөмкин
Сүз дәүләт йомгаклау аттестациясенең федераль системасына шәхси мәгълүмат кертү турында бара.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада мәктәпкә шәхси мәгълүмат бирмәгән 3 укучы аттестатсыз калырга мөмкин икәнен әйтте.
«3 укучының ата-анасы системага кертер өчен шәхси мәгълүмат бирүдән баш тарта. 1 февральгә кадәр бала БДИ сайларга тиеш. Имтиханнарга кертелмәсә укучы аттестатсыз калачак һәм мәктәпне тәмамлау турында белешмә генә алачак», – диде Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте «Татар-информ» хәбәрчесенә аңлатканча, сүз Татарстанның яңартылган электрон мәгариф системасында теркәлү турында түгел, ә дәүләт йомгаклау аттестациясенең федераль системасына шәхси мәгълүмат кертү турында бара. Бу эшне ата-ана рөхсәте белән мәктәп администрациясе башкара.