Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ләйлә Фазлыева туристларны Татарстанга кабат кайтарачак төп шартны әйтте

Ләйлә Фазлыева туристларны Татарстанга кабат кайтарачак төп шартны әйтте

Татарстанның туризм тармагының төп бурычы - сәяхәтчеләр кабат республикага кайтырлык шартлар булдыру. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Татарстан - илнең туристлык тармагында әйдәп баручы үзәкләрнең берсе. Ләкин шуның белән без тынычланырга тиеш түгел. Безгә килүчеләр продуктның югары сыйфатлы булуын көтә, ул гаҗәпләндерергә, илһамландырырга, тәэсирләр калдырырга һәм кунакларны тагын бер тапкыр республикага кайтарырга тиеш. Туристлар кабат кайтсын өчен, нәкъ менә тәкъдим ителә торган продукт сыйфатын яхшырту бурычы өстенлекле булып кала», - дип билгеләп үтте спикер.

Ул белдергәнчә, бу уңайдан тармак өчен кадрлар әзерләү мөһим мәсьәләгә әверелә. Бу юнәлеш буенча эш агымдагы елда төп бурычларының берсе булачак.

«Без кайбер һөнәри белем бирү оешмалары, югары уку йортлары белгечләр әзерләвен аңлыйбыз, әмма безгә тагын бер кат җыелырга һәм без гамәлгә ашыра һәм җәелдерә алырлык төгәл бурычларны билгеләргә кирәк дип уйлыйм», - дип өстәде вице-премьер.

Кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүнең бер ысулы «кунакчыллык дәресләре» булырга мөмкин, мәктәпләрдә туристлык өлкәсе белгечлекләре турында сөйлиләр һәм өйрәтәләр, дип өстәде Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

«Бигрәк тә сезон вакытында персонал күбрәк таләп ителә. Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенең бу мәсьәләне хәл итүдә уңай тәҗрибәсе бар. Хезмәттәшләр мәктәпләрдә дәресләр үткәрә һәм югары сыйныф укучыларын кафеларда һәм рестораннарда эшләргә җәлеп итә. Бу тәҗрибәне җәелдерүдә һәм аны башка туристик объектларга таратуда ярдәм итү безне бурыч булуын күрәбез», - дип хәбәр итте Иванов.

Ул шулай ук быел Татарстанда туристлык тармагы эшенә нәтиҗә ясау турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. Иң киң күләмле максатлар арасында Лаешта яхталар порты булдыру, Бөек Идел юлын үстерү һәм М12 трассасы ачылу белән бәйле автомобильдә сәяхәт итүчеләре өчен инфраструктура булдыру бар.

«М12 трассасы барлыкка килү белән туристлар агымы бу юл уза торган районнарга, якында урнашкан районнарга да артачак. Туристларны әлеге локацияләргә җибәрү өчен туристлык навигациясе системасын үстерергә кирәк. Хәзердән үк Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш районнарында аның җитмәве сизелә. М12 юлын ачу — зур вакыйга, ул Татарстанда туризмны үстерү өчен яңа перспективалар ача», - дип өстәде Иванов.

Коллегия Татарстанның туризм тармагын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В МХТ имени Чехова наградили лауреатов II конкурса короткометражного кино

В Москве введут новые штрафы за проезд "зайцем" по платным автодорогам

Суд оправдал пятерых участников «ЕНОТ», которых обвиняли в нападениях и кражах

Опубликовано видео задержания стрелявшего из окна мужчины в Москве

Музыкальные новости

Студенты Академии Игоря Крутого раскрыли свои таланты

«Деревенский вайб»: Бородина показала, как доит корову

По благословению схиархимандрита Илия в Орловской области построена православная гимназия

Концерт в музее им. П.И. Чайковского

Новости России

Век учи: в трети российских колледжей не хватает персонала

Ведьма из «Битвы экстрасенсов» Алена Полынь задержана в Подмосковье

Прощай, наш друг Ураанхай…

Дептранс: в результате стрельбы по автобусу в Москве никто не пострадал

Экология в России и мире

Турецкие отели в шоке после банкротства крупнейшего туроператора: все оказались в долгах, как работать летом — непонятно

Началось вещание Детского радио в Хабаровске

Chanel Resort 2025

Гинеколог, ведущий специалист многофункциональный клиники KindCare в Дубае Сураё Назарова: как выявить проблемы на ранних стадиях

Спорт в России и мире

Мирра Андреева впервые вышла в четвертьфинал турнира Большого шлема

Мирра Андреева обыграла представительницу Франции Грачеву на "Ролан Гаррос"

Главный русский теннисист заставил Париж аплодировать ему стоя. Что удалось Осьминогу Медведеву?

Елена Рыбакина добилась впечатляющего достижения

Moscow.media

Рассказ про зятя. Хоть и не про котиков, но тож смешной

Стартовал ремонт 25 км трассы Нижний Новгород – Великий Устюг в Костромской области

ТСД SAOTRON RT-T50: высокопроизводительный терминал сбора данных промышленного класса

На орловской трассе столкнулись микроавтобус «УАЗ» и тягач «Scania», груженный дисками вагонных колес







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *