Миңнеханов «Фиджитал Татарстан» фестиваленнән алган тәэсирләре белән уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда башланган «Фиджитал Татарстан» фестиваленнән алган тәэсирләре белән үзенең Telegram-каналында уртаклашкан.
«Казанда «Киләчәк уеннары»на әзерләнәбез! Бүген Олег Васильевич белән (Россиянең спорт министры Олег Матыцин — Т-и иск) фиджитал-спорт буенча беренче республика турнирында булдык», — дип язган Татарстан Рәисе, чарадан фотолар урнаштырып.
«Бу принципиаль яңа һәм бик мөһим хәрәкәт. Ул спорт, цифрлы һәм фәнни казанышларны берләштерә. Турнир алты дисциплинада уза, анда 500гә якын спортчы катнаша», — дип билгеләп үткән республика җитәкчесе.
«Хәзерге замана яшьләре компьютерда да оста уйный, чын спортта да сынатмый! Хәерле сәгатьтә!» — дип йомгаклый Рөстәм Миңнеханов.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Олег Матыцин «Фиджитал Татарстан» фестивален ачтылар. Соңрак республика җитәкчесе Татарстанның спорт объектлары базасында фиджитал-үзәкләр булдырырга кушты.