Махсус операциядә үлгән хәрбинең әнисе авыл халкы белән маскировка челтәре үрә
Надежда Турова улын махсус хәрби операциядә югалта — ул һәлак була. Ләкин ханым өметсезлеккә бирелми, кул кушырып утырмый — туган авылында гуманитар ярдәм җыю оештыра. Авылдашлары белән саклангыч челтәрләр тегәләр һәм окоп шәмнәре ясыйлар.
Әлки районы Демидовка авылында барлыгы 38 йорт бар. Биредә күбесенчә пенсионерлар яши. Хәрбиләргә ярдәм җыю белән нәкъ менә алар шөгыльләнә. Әлки округының протоиерее Андрей Зиньков җитәкчелегендә авыл халкы фронтка ярдәм оештыра. Аны авыл халкын берләштергән һәм җирле авыл клубында маскировка челтәрләре үрүне оештырган Надежда Турова хуплап чыга
«Төшке ашка кадәр без барыбыз җыелып челтәр үрәбез, ә төшке аштан соң өйгә кайтабыз һәм анда һәркайсыбыз окоп шәмнәре ясый. Шулай ук без өйдә җиләк-җимеш киптерәбез, чикләвек әзерлибез, витаминлы пюре ясыйбыз – боларның барысын да хәрбиләргә җибәрәбез», — дип сөйли хатын.
Надежда Турованың улы Иван узган елның октябрендә мобилизацияләнә. Бер тапкыр ул ялга кайтырга, гаиләсе белән очрашырга өлгерә, ә 29 июльдә һәлак була. Геройның өч улы калган. Үлгәннән соң ир-ат Батырлык ордены белән бүләкләнә. Аның үлеменнән соң энесе Ефим үз теләге белән фронтка китә. Өйдә аны әти-әнисе, хатыны һәм ике улы көтә.