Мәскәүдә татар теленнән югары курс студентлары саны ике тапкыр арткан
Соңгы елда Мәскәү белем бирү мәйданчыкларында татар теленнән база курсын тәмамлаганнан соң, югары курсларда укуын дәвам итәргә теләүчеләр саны ике тапкыр арткан. Шуңа күрә алар өчен махсус тест кертү турында карар кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га курсларны оештыручы һәм алып баручы, Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты методисты, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге педагогы Альбина Вәлиева сөйләде.
«Элек без югарырак курска база курсын тәмамлагач күчерә генә идек. Ә хәзер, нәтиҗәлерәк булсын өчен, баллар белән махсус тест алу керттек. Бездә „Ихсан» үзәгендә хәзер, чыннан да, шәкертләр агымы зур. Узган ел белән чагыштырганда, алар икеләтә арткан. 21 гыйнварда беренче дәрескә ничә укучыны көтәргә икәнлеген әйтү алмыйм, әмма мин алар белән очрашуны түземсезлек белән көтәм», — дип билгеләп үтте ул.
Укытучы шулай ук Мәскәү татарлары автономиясендә, бигрәк тә яшьләр арасында, татар теле кабинетының зур популярлык белән файдалануын сөйләде.
«Хәзер безнең үзәктәге татар теле кабинетында яшьләр узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Татар мәдәни үзәге базасында «Татар әдәби клубы» проекты эшли башлады, анда без татар классикларының әсәрләрен анализлыйбыз», — дип ассызыклады Вәлиева.
Мәскәүдә татар телен кайда бушлай өйрәнергә, фикердәшләр белән аралашырга һәм башкала татарларының мәдәни тормышына кушылырга мөмкин булуы турында тулырак мәгълүматны түбәндәге материалда укыгыз.