Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Башкортстан Башлыгы Баймактагы массакүләм тәртипсезлеккә бәйле вазгыятьне шәрехләде

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кичә Баймакта булган вазгыятькә аңлатма бирде. Ул экстремизм һәм вазгыятьне какшату омтылышларына түзеп тора алмаячагын белдерде.

Искәртеп узабыз, кичә Баймакта суд бинасы янында санкцияләнмәгән митинг булды. Моның сәбәбе – җирле активист Фаил Алчиновка* карата чыгарылган хөкем карары. Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, массакүләм тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә берничә кеше, шул исәптән хокук саклау органнары хезмәткәрләре зыян күргән, җинаять эше кузгатылган.

«Башкортстан Башлыгы буларак мин республиканы, кешеләрне милләт, тел, дин билгеләре буенча милләтара татулыкны бозу омтылышларыннан якларга тиеш. Бу – минем вәкаләтләр, минем бурычым», - дип искәртте Хәбиров Telegram-каналында.

Ул билгеләп үткәнчә, әле 2020 елда ук «Башкорт» оешмасын** экстремистик дип тану буенча эш башкарылган.

«Бу ул вакытта бик дөрес карар булды дип саныйм. Әмма оешманың кайбер җитәкчеләре моны аңламады һәм шул елларда теге яки бу рәвештә җаваплылыкка тартылды. Алчиновка* килгәндә, ул экстремизм буенча административ җаваплылыкка җәлеп ителгән иде инде», - дип искәртте республика Башлыгы.

«Экоактивист, патриот битлеге кияргә мөмкин, ә чынлыкта вазгыять бөтенләй андый түгел. Бер төркем сатлыкҗаннар (аларның бер өлеше чит илләрдә) Башкортстанны Россиядән аерырга чакыра. Алар биредә партизаннар сугышына өнди», - дип искәртте Радий Хәбиров.

*аларга карата экстремистик эшчәнлек яки террорчылыкка катнашы булулары турында белешмәләр булган физик затлар исемлегенә кертелгән.

**оешма экстремистик дип табылган, Россия территориясендә аның эшчәнлеге тыелган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *