Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чиләбе татарлары «Кыш бабай остаханәсе - 2024» Яңа ел бәйгесе җиңүчеләрен билгеләде

Чиләбе өлкәсендә «Кыш бабай остаханәсе - 2024» Яңа ел бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Бәйгегә «Декоратив-гамәли сәнгать», «Яңа ел талисманы - «Яшел аждаһа-2024» һәм «Сәхнә осталыгы» номинацияләре буенча нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләргә – грамоталар, конкурста катнашучыларга сертификатлар 2024 елның 1 февраленә кадәр тапшырылачак. Исемле грамоталар һәм сертификатлар заявкада күрсәтелгән электрон почта адресына электрон рәвештә җибәрелә.

«Конкурска утыздан артык эш килгән. Алар барысы да дулкынландыргыч, сөйкемле һәм хикмәтле итеп ясалган. Бәйгегә килгән эшләр арасында яңа ел символы – татар аждаһасы да (Зилант), Кар бабай да, чыршы һәм кар бөртекләре дә бар иде», диелә бу хәбәрдә.

  • Җиңүчеләр исемлеген сылтама аша карап була.

Аларны ясау өчен төрледән-төрле материаллар – кәгазь, катыргы, пластик, пенопласт, йон, һинд сүсе, ука һәм хәтта кар да кулланылган.

«Шулай ук аждаһага багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп укучылар арасында җиңүчеләрне билгеләү дә җиңел булмады, чөнки һәр иҗади номер үзенчәлекле иде», – ди оештыручылар.

«Кыш бабай остаханәсе - 2024» онлайн-бәйгесе һәркемгә яңа ел кәефе бүләк итте. «Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм 2024 елда да безне яңа уңышларыгыз белән куандыруыгызны дәвам итәрсез дип өметләнәбез», - диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *