Узган елда Татарстанда меңнән артык кеше авыл ипотекасы белән торак сатып алган
Узган ел Татарстанда меңнән артык кеше ташламалы авыл ипотекасы белән торак сатып алган. Бу максатларга 4 млрд сумлык кредит бирелде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Узган елда финанслау күләме башка чорлар белән чагыштырганда максималь булды. 2023 елда Татарстанда күчемсез милек сатып алу өчен кредитның максималь күләме ике тапкырга арткан - 6 млн сумга кадәр, ә бер үк вакытта ир белән хатын ипотека рәсмиләштергәндә - 12 млн сумга кадәр», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Моннан тыш, беренчел базарда биш каттан да артык булмаган йортларда фатирлар сатып алуны финанслау яңадан торгызылды. Татарстанлылар мондый фатирларны Арча, Буа, Кукмара һәм Мөслимдә сатып алган.
Социаль ипотека гамәлдә булган вакытта, 2020 елның языннан башлап, Татарстанда 4,2 меңнән артык гаилә 11,1 млрд сум күләмендә ярдәм алган.