Касыйм шәһәре мөселманнары намазны Хан мәчетендә укый
Рязань өлкәсе Касыйм шәһәренең Яңа мәчетендә бер ай элек капиталь ремонт башланган. Хәзерге вакытта тәрәзәләре алыштырылган, конференцияләр залы ремонтланган. Мәчеткә Россия мөселманнары Диния нәзарәтеннән келәм япмасы, шулай ук иганәче Али Брундуковтан уку дәресләре өчен өстәл-урындыклар һәм такта тапшырылган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган ел мәчетнең төп керү төркеме һәм запас чыгу юлы ремонтланган. Ремонт мәхәллә халкының хәйрия акчасына алып барыла.
«Яңа мәчеттә капиталь ремонт күптәннән – 1999 елда үткәрелде. Хәзер төп бурыч — җылыту җиһазларын тулысынча алыштыру, намаз уку залын һәм мәчетнең башка бүлмәләрен ремонтлау. Рухи лидерыбыз мөфти шәех Равил Гайнетдингә, шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә Касыйм шәһәре мөселман мирасын саклау проектларын даими рәвештә финанслаганнары, даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләп үтте Касыйм шәһәре мөселманнары җирле дини оешмасы рәисе Морат Кураев.
Ремонт эшләре башланганнан бирле гыйбадәтне борынгы Хан мәчетендә кылалар. Ул XVIII-XIX гасырларда төзелгән, манаралары XV гасырга карый.
Яңа мәчет 1906 елда сәүдәгәр Нигъмәтулла Дуймакаев акчасына төзелгән. Революциядән соң бина шәһәр клубы буларак кулланыла. 1996 елда Касыйм шәһәренең Яңа мәчете дин тотучыларга кайтарыла. Манарасы 2002 елда торгызыла.