Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа хосписта булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда февраль аенда кулланылышка тапшырылачак икенче хоспис бинасында булды. Фотоларны ул үзенең телеграм-каналына куйды.
Республика җитәкчесе Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавиловка рәхмәт белдерде — аның ярдәмендә шәһәрдә икенче заманча үзәк барлыкка киләчәк. Анда ике урынлы уңайлы 40 палата бар, пациентларның туганнарын урнаштыру өчен шартлар тудырылган.
«Бу мөһим эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәт. Медицина ярдәменнән тыш хосписта мәчет һәм чиркәү оештырылган. Авыр хәлдә калган кешеләр өчен мондый ярдәм бик кирәк», — дип язган Миңнеханов.