Ханты-Манси округында татар кызларын «Татар кызы ХМАО-Югра» бәйгесенә чакыралар
Ханты-Манси автономияле округы-Юграда икенче ел рәттән «Татар кызы ХМАО-Югра» матурлык һәм талант бәйгесе узачак. Бу хакта Ханты-Манси автономияле округы-Югра Татар яшьләре берлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Конкурста 30 яшькә кадәрге татар кызлары катнаша ала. Татар телен һәм халык йолаларын белү өстенлек булып тора яки хуплана. Проект кызларны барысына да өйрәтү һәм чын татар гүзәленең иң яхшы сыйфатларын ачуда ярдәм итү максатыннан булдырылган.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә, сайлау алу этаплары – февраль-мартта, ә финал апрельнең икенче яртысында уза. Конкурста җиңүче Ханты-Манси автономияле округы-Юграны халыкара «Татар кызы» бәйгесендә тәкъдим итә алачак.
«Яңалыклар һәм бәйгенең нечкәлекләре турында социаль челтәрләрдәге безнең сәхифәләрдә танышыгыз», - диелә хәбәрдә.