Казанның 18 нче хастаханәсендә чыккан янгынның яңа нечкәлекләре билгеле булды
Казанның 18нче хастаханәсендәге янгын турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә тәфсилләбрәк сөйләделәр.
Төгәллек кертелгән мәгълүматларга караганда, лаборатория түгел, ә икенче каттагы ике административ бүлмә янган.
Исегезгә төшерәбез, алданрак куе кара төтен икенче каттагы лабораториядән чыккан дип билгеләнгән иде.
Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Бинадан 22 кеше, шул исәптән хәл белергә килгән 15 кеше һәм хастаханәдә эшләүче 7 хезмәткәр эвакуацияләнгән.