Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Казанда 18 нче хастаханәдәге янгын лабораториядә чыккан
Казанның 18 нче хастаханәсе бинасында янгын турында хәбәр бүген 13.24. сәгатьтә кергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ике катлы бинаның икенче кат тәрәзәләреннән куе кара төтен бүленеп чыгуын ачыклый. Икенче каттагы лаборатория януы билгеле була.
Янгын мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән. 13.58 сәгатькә янгын сүндерүчеләр утны җиңә алган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Бинадан мөстәкыйль рәвештә 22 кеше, шул исәптән хәл белергә килүче 15 кеше һәм биредә эшләүче 7 хезмәткәр эвакуацияләнә.
Утны сүндерүгә 59 кеше һәм 20 техника берәмлеге җәлеп ителгән, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан — 38 кеше һәм 12 техника берәмлеге.