Казанда яшь гаиләләр өчен торакның гомуми мәйданының 1 квадрат метр бәясе нормативы арта
Казанда яшь гаиләләрнең түләү сәләтен исәпләү өчен торакның гомуми мәйданының бер квадрат метр бәясе нормативын арттырырга ниятлиләр. 2024 елның беренче кварталында ул 133 129 сум тәшкил итәчәк, диелә Башкарма комитетның карар проектында.
Хәзерге вакытта документ коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».
2023 елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда бер квадрат метр бәясе – 2 мең сумнан күбрәккә, ә бер ел эчендә 5 мең сумга диярлек артачак.
Искәртеп узабыз, норматив Татарстанда сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә республика күләмендә бер квадрат метрның уртача базар бәясенә карап, шулай ук Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2024 елның беренче кварталына төбәк нормативлары турындагы боерыгы белән билгеләнә. Ул торак сатып алганда һәм төзегәндә гражданнарның барлык категорияләре өчен Россия бюджетыннан социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен кирәк.