Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Ленинград камалышын кичергән 87 кеше яши
Хәзерге вакытта Татарстанда «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 87 кеше яши. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дөньяда беркайда да шәһәрнең шулкадәр озак блокададан исән калуы һәм, барлык кыенлыкларга һәм югалтуларга карамастан, нык торуы булмаган. Бу - халкыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы үрнәге», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, диелә хәбәрдә.
«Камалыштагы Ленинградта яшәүчеләргә игътибар күрсәтергә кирәк, әлбәттә. Шулай ук әлеге үрнәкнең тәрбияви роле турында да онытырга ярамый. Илебез, халкыбыз, анда яшәгән кешеләрнең батырлык үрнәге», - дип искәртте ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Бүген совет гаскәрләре Ленинградны немец-фашист камалышыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Ул 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр – 872 көн дәвам иткән, камалыш боҗрасы 1943 елның 18 гыйнварында өзелгән.
- Тарихта тагын да озаграк дәвам иткән камалыш очраклары бар. Крит утравындагы венециялеләр саклаган Кандия шәһәрен төрекләр чолганышка ала, ул 1648 елдан 1669 елга кадәр дәвам итә. Әмма күп очракта алар шәһәрне басып алу белән тәмамлана (1779-1783 елларда бәйсезлек өчен Америка сугышы вакытында британиялеләр испаннар һәм французлар белән бергә саклаган Гибралтар камалышы биредә искәрмә булып тора).
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Ленинград камалышы турында бер генә шәһәрнең дә мондый аяусыз сынаулар аша узмавы хакында белдергән иде.