«Татар-информ» Наил Галиевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
57 яшендә Галиев Наил Камил улы вафат булды. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының коммерция хезмәтен үстерүгә зур өлеш кертте. Татарстан Хөкүмәте һәм «Татмедиа» йөкләмәсе белән аның җитәкчелегендә «Районки» проекты — 45 район массакүләм мәгълүмат чарасының яңалыклар дайджесты (хәзерге вакытта – «Яңалыклар») старт алды.
Татарстанның башка зур медиа редакцияләре хезмәткәре буларак билгеле. Ул Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе башкарма директоры һәм советы әгъзасы, Татарстан Иҗтимагый палатасының Эшмәкәрлекне үстерү буенча эшче төркеме әгъзасы була.
Наил Галиевне профессионал һәм җаваплы хезмәттәш буларак кына түгел, ә игелекле һәм ярдәмчел кеше буларак та искә алалар. Ул безнең йөрәкләрдә шулай калачак.
Мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз, сабырлык һәм көч телибез. Наил Камил улының урыны җәннәттә булсын.