Шәймиев һәм җырчы Салават Президент сайлауларында Путинның ышанычлы затлары булды
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары булып теркәлде. Карар Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган.
«Россия Федерациясе Президенты вазифасына кандидат Владимир Владимирович Путинның 198 кешедән торган ышанычлы затларын теркәргә. Теркәлгән ышанычлы затларга билгеләнгән үрнәктәге таныклык бирергә», — диелә документта.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Әлеге карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе кабул итте.
Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документлар тапшырган, шуларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Документлар 11 дәгъвачыдан кабул ителгән. Хәзерге вакытта сайлауларга өч кандидат кертелгән: Владислав Даванков ( «Новые люди» партиясеннән) һәм Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФтан). 28 гыйнварда Үзәк сайлау комиссиясе «Россия коммунистлары» партиясеннән теркәү өчен кандидат Сергей Малинкович документларын кабул итте. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны ил Президенты сайлауларына кандидат итеп теркәде.