Чиләбедә татар теле һәм әдәбиятыннан укучылар олимпиадасы узды
26 гыйнварда Чиләбе шәһәренең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 81 нче мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбиятыннан мәктәп укучыларының 20 нче өлкә олимпиадасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Олимпиадада Чиләбе, Коншак, Саткы, Нязепетровск, Уй районнарыннан 7-11 сыйныфлардан 35 укучы катнашты.
Ачылу тантанасында Чиләбе мәгарифне үстерү институтының сәләтле балалар белән чаралар үткәрү бүлеге башлыгы Владислава Николаева, Чиләбе өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы консультанты Лариса Лейнгард, предмет-методик комиссия рәисе Марат Әхәтов катнашты.
Өлкә олимпиадасында катнашучылар төрле биремнәр үтәгән: текст белән эшләгәннәр, тест өлеше сорауларына җавап биргәннәр, иншада үз фикерләре белән уртаклашканнар һәм диалог күнекмәләрен ныгытканнар.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 6 җиңүче һәм 11 призер билгеләнде. Җиңүчеләр 5 февральдән 8 февральгә кадәр Казанда узачак татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашачак.
Барлык катнашучыларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез, диелә хәбәрдә.