Түбән Новгород өлкәсе татарлары 2024 елны «Хәйдәр Бигичев елы» дип игълан итте
Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән, Татар АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты Хәйдәр Бигичевка быел 75 яшь тулган булыр иде. Әлеге юбилей уңаеннан, шулай ук Түбән Новгородның «Россиянең мәдәни башкаласы – 2024» статусын исәпкә алып, Төбәк милли-мәдәни автономиясе өлкәдә яшәүче татар халкы арасында 2024 елны «Хәйдәр Бигичев елы» дип игълан итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте яза.
Хәйдәр Бигичев татар музыка сәнгате, эстрада-вокал сәнгате үсешенә зур өлеш кертте. Ул татар мәдәниятен башка дәрәҗәгә күтәрде, аны тагын да ныграк танытты.
Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе советы Хәйдәр Бигичевның юбилее кысаларында берничә чара уздырырга карар кабул итте.
Аерып әйткәндә:
- Хәйдәр Бигичевның якыннары һәм аның белән бергә укыган, эшләгән кешеләр катнашында искә алу кичәсе үткәрергә;
- Түбән Новгородта 2024 елгы өлкә Сабантуеның концерт программасын Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышларга;
- җирлектә яшәүче татарлар, мәктәп укучылары арасында Хәйдәр Бигичевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында иҗади бәйгеләр оештырырга;
- Хәйдәр Бигичевның 75 еллыгына багышланган «Милли көй» ХХІІІ фестиваль-бәйгесе үткәрергә.
Автономия Түбән Новгород өлкәсенең барлык татар иҗтимагый оешмаларына һәм татар телендәге массакүләм мәгълүмат чараларына әлеге инициативаны хупларга һәм 2024 ел дәвамында Хәйдәр Бигичевка багышланган чаралар планлаштырырга тәкъдим итә.
Хәзерге вакытта Кызыл Октябрь һәм Сергач округлары Сабантуйларының концерт программалары да Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланачагы билгеле, диелә хәбәрдә.