Казан мэриясе ишегалларын кардан чистартуда катнашучыларны бүләкләргә җыена
Казанда кар күп яуганда үзләренең йорт яны территорияләрендә кар чистартуда актив катнашкан кешеләрне бүләкләячәкләр. Шәһәр кешеләренә территорияләрне яшелләндерүдә ярдәм итәчәкләр, аларның ишегалларында кече архитектура формалары урнаштырылачак, ә иң чиста ишегалды кар чистарту техникасы алачак. Бу хакта Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Василий Лысачкин кар чистарту штабы утырышында сөйләде.
«Без актив кешеләргә инвентарь бүләк итәргә, язгы чорда яшел үсентеләр утыртырга, кече архитектура формаларын урнаштырырга тәкъдим итәбез. Актив халыкны, урам себерүчеләрне, тракторчыларны, механизаторларны, махсус техника йөртүчеләрне шәһәр грамоталары белән бүләкләргә», - дип тәкъдим итте түрә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Шәһәр мэры Илсур Метшин шулай ук кар чистартуда катнашкан белгечләргә рәхмәт белдерде.
«Без таянган кешеләргә тагын бер кат рәхмәт белдерәбез. Идарәче компанияләр, барлык хезмәткәрләр, урам себерүчеләр, эшчеләр, машина йөртүчеләр - аларга баш иябез. Вазгыятьне хәл итеп бетергәннән соң, аларга эшләре өчен рәхмәт белдерербез, аларның авыр хезмәтен бүләкләр белән билгеләп үтәрбез», - дип тәкъдим итте ул.
Шулай ук шәһәр мэры 2010 елда кар күп яву турында искә төшерде, ул вакытта 10 көндә ике айлык норма күләмендә явым-төшем булган, юлларда машиналарның тизлеге 2 км/сәг кә кадәр кимегән. Күптән түгел кар күп яуган вакытта җәмәгать транспортының тизлеге 8 км/сәг кә кадәр бер көндә генә акрынайган, бу 19 гыйнварда булган.