Журналист Рәмис Латыйповка атказанган матбугат хезмәткәре мактаулы исеме бирелде
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татар-информ» агентлыгы хезмәткәрләрен бүләкләде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйповка «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Шулай ук агентлыкның фотокорреспонденты Рамил Галиев Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
- Сәфәров махсус операция зонасында булган «Татар-информ» хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте, дип язган идек.