Алабугада Гаилә елын ачу тантанасы булды
Россиядә 2024 ел – Гаилә елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Алабуга шәһәре мәдәният сараенда «Ныклы гаилә — көчле дәүләт» исеме астында тантаналы чара үтте. Барлык катнашучыларны Алабуга районы башлыгы урынбасары Роман Исланов тәбрикләде. Ул Гаилә елында иминлек теләде һәм илле елдан артык бергә яшәгән гаиләләргә котлау сүзләрен җиткерде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбрә итә.
«Безнең илдә гаилә парларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән күп кенә программалар һәм илкүләм проектлар тормышка ашырыла — яшь гаиләләр өчен программа, ана капиталы түләү, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре бирү, авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләргә матди ярдәм. Хәзерге вакытта, махсус хәрби операция шартларында, дәүләтнең бу эше тагын да актуальләшә. Без район дәрәҗәсендә әтиләре һәм уллары хезмәттә булган барлык гаиләләрне дә колачларга тырышабыз.Махсус хәрби операциядә катнашучыларының туганнары һәм якыннары үтенечләре буенча 17 миллион сумлык адреслы ярдәм күрсәтелде», – диде ул.
Башкарылган эшләр арасында — түбәләрне ремонтлау, коймалар урнаштыру, торба үткәргечләрен салкын су белән тәэмин итү һәм башкалар. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән һәм шәхсән үземнән көрәшчеләребезгә җиңү белән, исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын телим. Аларга терәк булган әниләргә һәм хатыннарга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барлык гаиләләребезгә иминлек һәм бәхет телим, — диде Роман Исланов.
Бу көнне тарихта мөһим һәм әһәмиятле истәлекле дата — Ленинград камалышын өзүнең 80 еллыгы турында да искә алдылар. Сәхнәгә Алабуга блокадачысы Владимир Громов чакырылды, Бөек Ватан сугышы ветеранына Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгы хөрмәтенә мактау билгесе һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләк тапшырдылар.
Бу көнне хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар да билгеләп үтелде. Алабуга районы башлыгы боерыгы белән Валерий Пашаев һәм Светлана Васильева махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрүдә ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Гаилә елын ачу уңаеннан, Шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә яшь гаиләгә өлкән буын вәкилләре тарафыннан Гаилә елы эмблемасы төшерелгән истәлекле сувенир тапшырылды.
Бәйрәм көнендә залда бәхетле гаиләләр шактый иде. Алар гаилә учагын саклап калу серләре белән бик теләп уртаклаштылар.
Фото: http://alabuganury.ru/