Кичен Татарстанда һава торышы кисәк бозыла
4 февраль кичендә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Мондый һава торышы төнлә һәм алдагы көнне көндез дә сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар кар, җепшек кар, шулай ук буран хакында кисәтә. Буран вакытында күз күреме – 1000 метрга, урыны белән 500 метрга кадәр начарая.
Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана, бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә мондый һава торышының урыны белән Казанга да кагылачагын искәрттеләр.