Мәскәүдә Түбән Новгород өлкәсенең Краснай авылы тарихына багышланган китап тәкъдим ителде
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Түбән Новгород өлкәсенең Краснай авылы тарихына багышланган «Красный Остров и его история» дип аталган китапны тәкъдим иттеләр. Кичәгә әлеге татар авылында туган, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез чакырылган иде. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыентыкның баш редакторы, Журналистлар берлеге әгъзасы, тарихчы Гомәр Баутдинов җитәкчелегендәге энтузиастлар коллективы төрле чыганаклардан үзләренең кече Ватаннары, ата-бабалары, авылдашлары турында мәгълүмат җыйган.
Кичәгә җыелган кунакларны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән - аның беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин исеменнән – өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Игорь Зотов, Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Васил Шәйхразыев исеменнән - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән Фикус Мортазина әлеге китапның дөнья күрүе белән тәбрик итте. Иҗтимагый һәм дини оешмалар, фәнни даирә вәкилләре авторлар коллективы адресына сәламләү сүзләрен җиткерде.
Авторлар коллективы әгъзалары – Гомәр Баутдинов, Динар Гайнетдинов һәм Ләйлә Арифуллова китапны әзерләү хакында сөйләде. Зур булмаган тәнәфестән соң кунаклар каршында Татар мәдәни үзәге артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады.