КФУ метеорологы: февраль башыннан Казанга инде явым-төшем нормасының өчтән бере яуды
Гыйнварда Казанга ике айлык диярлек явым-төшем, ә февральнең беренче көннәрендә инде гадәти күләмнең өчтән бер өлеше яуды. Бу хакта Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев белдерде.
Галим аңлатканча, җылы һава торышы һәм шундый мул явым-төшемнең сәбәбе Татарстаннан төньякка таба узучы атлантик циклонда. Ул республикадан 8 февральдән китәр дип көтелә.
«Гыйнвар явым-төшемгә бай булды: кар ике айлык нормадан бераз азрак кына яуды. Февраль башында гына безгә айлык норманың өчтән бер өлеше яуды, ул 37 миллиметр тәшкил итте», — дип аңлатты Әүхәдиев югары уку йортының медиакоммуникацияләр үзәгенә комментариенда.
Белгеч Казанда һәм бөтен Татарстанда климатның тиз үзгәрүен билгеләп үтте. Җылы кышлар температура ягыннан гына түгел, ә явым-төшем күләме, аларның характеры ягыннан да аномаль.