Лениногорскиның Яңа Шөгер авылында рәссам Мансур Закиров ишегалдында күргәзмә ясаган
Казаннан бер төркем рәссамнар ел саен кыш аенда Лениногорскиның Яңа Шөгер авылына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мансур Закировның хәлен белергә кайта. Бу хакта «Заман сулышы» Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.
«Мансур абыйга без Казан яңалыкларын сөйлибез, рәхәтләнеп аралашабыз. Үзебездән бер кочак күтәренке кәеф калдырып китәбез», - дип яза Мөдәррис әфәнде.
«87 яшьлек Мансур абый әле дә актив рәвештә картиналар иҗат итә. Безнең кайтуыбызга ул үзенең ишегалдындагы карга тиз арада 80 картинаны тезеп, күргәзмә ясап куйган иде. Шулкадәр талантлы шәхес ул Мансур Закиров. Безнең горурлык ул», - дип яза Мөдәррис Минһаҗев.
Видео Мөдәррис Минһаҗевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.