Татарстанда Рәлиф Әскаров призына республикакүләм чаңгы ярышлары узды
Балтачта «Сабантуй» ял паркында чаңгы трассасында, 2006 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында, СССРның спорт мастеры Рәлиф Әскаров призына республикакүләм чаңгы ярышлары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь буынны чаңгы спортына, физик тәрбиягә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан икенче тапкыр оештырылучы ярышларда быел 12 районнан 255 чаңгычы катнашты.
Чаңгы узышларына старт бирелде, ярышлар имин узсын, диелә хәбәрдә.