Мәскәү шәһәр суды Казан университеты экс-ректоры Гафуровны тикшерү изоляторында калдырды
Бүген апелляция инстанциясе Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуровка чикләү чарасын озайтуны раслады. Бу хакта Мәскәүнең гомуми юрисдикция судлары матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәскәү шәһәр суды Мәскәү шәһәренең Савеловск район судының Казан университеты экс-ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуровны сак астында тоту вакытын озайту турындагы 2023 елның 20 декабрендәге карарын үзгәртмичә, апелляция шикаятьләрен канәгатьләндерми калдырды», – дип күрсәтелгән хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны 2021 елның декабрендә кеше үтерүгә котыртуда шикләнеп тоткарладылар. Тикшерүчеләр ректорның күрсәтмәсе белән 1999 елның 29 августында Алабуга депутаты үтерелгән дип саный.
Тоткарлаганнан соң Гафуровны этап белән Мәскәүгә җибәрделәр, анда суд карары белән аны тикшерү изоляторына урнаштырдылар, дип хәбәр итте «Татар-информ».