Сәламәтлек саклау министрлыгы: Әтисе тәрәзәдән ыргыткан кызның хәле уртача авырлыкта
Казанның Юдино бистәсендәге күпкатлы йорт тәрәзәсеннән әтисе ыргыткан кечкенә кызның хәле уртача авырлыкта. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Өч бала Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды. Икесе зыян күрмәгән. Бер пациент, кыз бала, 1 яшьтә, хәле уртача авырлыкта», — диделәр министрлыкта.
Хәзер комплекслы диагностика һәм медицина ярдәме күрсәтелә. Имгәнү алуы турында әлегә мәгълүмат юк.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл бүген Казанның Юдино бистәсендә була. Ир-ат 2022 елда туган баланы бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыта.
Бу фактка карата тикшерүчеләр тарафыннан «Кече яшьтәге баланы үтерергә омтылу» маддәсе буенча эш кузгатылган. Хәзерге вакытта 35 яшьлек ир-ат тоткарланган. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул исерек хәлдә булган.
Татарстан прокуратурасы балигъ булмаганнарның караучысыз калуын профилактикалау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк һәм сәбәп булган очракта тиешле хезмәтләрнең эшенә бәя бирәчәк. Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов шундый йөкләмә биргән.
Фото: © шаһитлар фотосы