Әсгать Сәфәров Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге рәисе итеп сайланды
Татарстанда «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе итеп Татарстан Рәисе Администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров билгеләнде. Әлеге карар җәмгыятьнең гомуми җыелышында кабул ителде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Сәфәров кандидатурасын җитәкче вазифасына Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк сәясәте департаменты директоры Аяна Шойгу тәкъдим итте, аның нәтиҗә күрсәтә торган җитәкче булуын билгеләп үтте.
Әсгать Сәфәров кандидатурасын хәрби-тарихи җәмгыятьнең төбәк бүлеге әгъзалары бертавыштан хуплады.