Чернышенко Казанга «Киләчәк уеннары»на 30 илдән 2 меңнән артык волонтер киләчәген әйтте
Казанга «Киләчәк уеннары»на 30 илдән 2 меңнән артык волонтер киләчәк. Бу хакта журналистларга Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Инде 100дән артык ил үз командаларының катнашачагын раслады. Иң күп килүчеләр Кытайдан һәм башка илләрдән булачак»,— диде вице-премьер.
Спортчылар саны ягыннан иң массакүләм дисциплиналар — фиджитал-футбол һәм баскетбол, дип билгеләп үтте Чернышенко. «Анда катнашучылар күбрәк», — дип белдерде ул.
- «Киләчәк уеннары» — фиджитал концепциядәге халыкара мультиспорт турниры. Ул физик һәм цифрлы үлчәмдәге ярышларны берләштерәчәк яңа форматтагы спорт-шоу.
- 21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда узачак «Киләчәк уеннары»ның беренче турнирында 21 инновацион дисциплинада 260тан артык команда һәм төрле илләрдән 2 меңнән артык спортчы катнашачак (16 төп һәм 5 киңәйтелгән программада). Ярышлар биш төргә: спорт, тактика, стратегия, технологияләр һәм тизлек категориясенә бүленәчәк.