Татарстанда ритуаль хезмәтләр күләме бер ел эчендә 0,8 процентка кимегән
2023 елда Татарстанда 3 миллиард 91,6 миллион сумлык ритуаль хезмәт күрсәтелгән. Әлеге күрсәткеч 2022 ел белән чагыштырганда 0,8 процентка азрак, диелә Татарстанстат мәгълүматларында.
Шуның белән бергә, декабрь аенда күрсәтелгән ритуаль хезмәтләр күләме, елга карата 5,7 процентка артып, 250 миллион сум тәшкил иткән, әмма ноябрь күрсәткече (287,6 миллион сум) белән чагыштырганда 13,1 процентка диярлек кимегән.
Статистиклар китергән мәгълүматлар буенча, тулаем алганда узган ел республикада күрсәтелгән көнкүреш хезмәтләре гомуми күләменең 4,9 проценты ритуаль хезмәтләргә туры килгән.
Искәртеп узабыз, май нәтиҗәләре буенча бер елга күчереп исәпләгәндә 18 процентка артканнан соң Татарстанда ритуаль хезмәтләр базары кимүгә йөз тоткан. Июньдә ул гыйнвардан июньгә кадәрге чорда елга карата - 7,3 һәм аерым алынган айда 2,6 процентка, июльдә шул айдан гыйнварга кадәрге чорда – 6,5 һәм аерым алынган айда 2,4 процентка, августта – ел башыннан алып 5,1 процентка, сентябрьдә – 3,3 процентка, октябрьдә – 2,6 процентка, ноябрьдә 1,4 процентка кимегән.
Хәер, аерым алынган август, сентябрь, октябрь һәм ноябрь айларында әлеге базар 2,5, 10,4, 3 һәм 10,6 процентка арткан.
Әлеге фонда төбәктә күрсәтелгән көнкүреш хезмәтләренең гомуми күләмендә ритуаль хезмәтләрнең өлеше арткан: май нәтиҗәләре буенча ул – 4,4 процент, июнь нәтиҗәләре буенча – 4,6 процент, июль нәтиҗәләре буенча – 4,7 процент, август нәтиҗәләре буенча 4,8 процент тәшкил иткән. Сентябрьдә ул 4,9 процентка җиткән һәм шуннан соң үзгәрешсез калган.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда үлем-китем, шул исәптән сабыйлар арасында үлем очраклары кимүе хакында хәбәр иткән иде.