Рөстәм Миңнеханов кышкы урман сурәтләнгән видео белән уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхси сәхифәсенә язылучыларга кышкы урман сурәтләнгән видео күрсәтте. Ролик аның телеграм-каналында урнаштырылган.
«Кышкы мизгелләр, - дип язган ул. - Кошлар кояшны күреп язны көтәләр».
Искәртеп узабыз, Татарстан Рәисе шәхси сәхифәсенә үзенең алабае – Акдусның фотоларын шактый еш урнаштыра, аның уңышлары турында сөйли. Ул шулай ук республика тарихына, табигатенә һәм анда барган вакыйгаларга багышланган постлар да куя.