Роскачество һәм Татарстан Диния нәзарәте хәләл-индустриянең бергә үстерү турында килеште
Россия сыйфат системасы (Роскачество), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Россиядә хәләл индустрияне үстерү буенча бергә эшләү турында килеште. Төбәк территориясендә Роскачество каршындагы Хәләл компетенцияләр федераль үзәгенең территориаль вәкиллеге ачылачак. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешүне бүген Казанда Роскачество җитәкчесе Максим Протасов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников имзалады. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР закон чыгару органнары һәм башкарма хакимияте вәкилләре катнашты.
Килешү хәләл экосистемасын үстерүгә, идарә һәм җитештерү процессларын яхшыртуга, хәләл продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфат менеджменты системаларын гамәлгә кертүгә, шулай ук стандартлаштыру, сертификацияләү, белем бирү продуктларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру, ил территориясендә һәм халыкара дәрәҗәдә хәләл өлкәне мониторинглау һәм популярлаштыру буенча бергә эшләүгә юнәлдерелгән.
Алар шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Хәләл компетенцияләр үзәгенең күзәтү советына керүе турында да килеште.