Махсус операция ветеранының бушлай парковкага хокукы турында закон проекты тәкъдим ителде
Дәүләт Думасына махсус хәрби операция ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының түләүле парковка зоналарында бушлай парковкага хокукы турындагы закон проект тәкъдим ителгән. Документ Дума базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости яза.
Закон проектын «Гадел Россия - хакыйкать өчен» партиясе вәкилләре әзерләнгән.
«Әлеге федераль закон проекты белән «Ветераннар турында»гы федераль законны хәрби хәрәкәтләр ветераннарына - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәмнең яңа чарасын өстәргә тәкъдим ителә. Ул түләүле паркинг киңлеге зоналарында бушлай машина кую хокукына кагыла», диелә проектка аңлатма язуында.