Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның аерылышу сәбәпләрен ачыкларга йөкләмә биргән

Республика демограф-белгечләре соңгы биш елда төбәктәге аерылышу сәбәпләрен анализлый. Әлеге эшне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушкан. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистларга бүген Казанда узган брифингта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Аерылышуларга килгәндә, бездә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның соңгы биш елда республикада аерылышуларның сәбәпләрен җентекләп анализлау йөкләмәсе бар. Һәм проблемаларга карап, Гаилә елы кысаларында чаралар һәм бездә эшләрдәй демографик проектлар төзү», — диде ул.

Фазлыева тикшеренү нәтиҗәләре тиздән тәкъдим ителәчәк, дип билгеләп үтте. Бу эш нәтиҗәләре буенча уку йортларында яшьләр белән әңгәмәләр сериясе планлаштырыла. Аерым алганда, аларга яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр.

  • 2023 елның 22 ноябрендә Президент Владимир Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турында указны имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләләрне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатында кабул ителгән. Чаралар планын хөкүмәт 9 гыйнварда раслады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *