Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Диния нәзарәте 2024 ел хаҗына гаризалар кабул итү 13 көннән төгәлләнә дип искә төшерә

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы 2024 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Быел хаҗ кылырга теләүче гражданнар һәм хаҗ кылучылар арасында килешүләр 25 февральгә кадәр төзелергә тиеш. Хәзер юлламаларны алдан алып кую тулы көченә бара, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Татарстанда хаҗ кылу өчен 4 программа эшләнде. Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсе һәм Әл-Хәрәм мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (очкыч белән яки очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә.

«Нинди бәядән булудан карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның – төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә», диелә хәбәрдә.

2024 елда хаҗны яңа үрнәктәге 10 елга исәпләнгән биометрик чит ил паспортлары булган кешеләр генә кыла алачак.

Быел Согуд Гарәбстаны барлык хаҗиларның илгә бары тик хаҗ визалары белән керүен дә ныклап күзәтеп торачак. Илгә турист визалары белән кереп, хаҗ йолаларын башкаручы сәяхәтчеләргә штрафлар салыначак.

Хаҗиларның Согуд Гарәбстаны территориясенә керү вакыты – 2024 елның 28-29 маеннан 10 июненә кадәр, ә илдән чыгу вакыты 2024 елның 12 июненнән 1 июленә кадәр дип билгеләнгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *