Татарстаннан Россия Герое Айнур Сафиуллин Кристина Орбакайте концертына каршы имза куйган
Татарстаннан Россия Герое Айнур Сафиуллин Благовещенск шәһәрендә Кристина Орбакайте концертына каршы имза җыюны хуплады. Бу хакта «Татар-информ»га каһарманның әтисе сөйләде.
Аның сүзләренчә, Айнур мондый карарны җырчы даими нигездә Америка Кушма Штатларында яшәгәнгә, ә андагы хөкүмәт Киевның кораллы режимын хуплаганга кабул иткән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров.
«Айнур Благовещенскида Россиядә Әфганстан ветераннары берлеген хуплады — алар концертны тыю өчен имза җыю инициативасы белән чыкты», – дип хәбәр итте Альберт Сафиуллин.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 19 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин тугыз хәрби хезмәткәрне Россия Герое «Алтын Йолдызы» белән бүләкләде. Югары дәрәҗә белән бүләкләнүчеләрнең берсе Казанда туып үскән Айнур Сафиуллин иде.