Рәиси Миңнехановка Казанга БРИКС чараларына килергә җыенуын әйтте
Иран Президенты Ибраһим Рәиси Казанга килергә һәм БРИКСның чараларында катнашырга планлаштыра. Бу хакта ул Тәһранда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте.
«Мин үземнең 2018 елда Татарстанга сәфәремне җылылык белән искә алам. Сезнең республикага кабат килергә әзермен. Һичшиксез, быел көздә Казанда узачак БРИКС чараларында катнашырга планлаштырам», — дип ассызыклады Иран лидеры.
Ул Иранның Россия төбәкләре, шул исәптән Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксынуын билгеләп үтте. Бу юнәлештә «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге мөһим өлеш кертә.
«Сез Россия Федерациясе субъектларының берсен генә җитәкләп калмыйсыз, Владимир Путин кушуы белән сез „Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәклисез. Шуңа күрә башка илләр белән эшләгәндә Россиянең барлык мөселманнарын тәкъдим итәсез. Бу юнәлештә без тыгыз эшләргә әзер», — дип өстәде Рәиси.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдәшенә Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә шәхси игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың кайбер предприятиеләре Иран коллегалары белән элемтәләр урнаштырган инде. Аерым алганда, нәкъ шул максатта иртәгә «Исфахан — Татарстан» төбәкара эшлекле форумы узачак, анда катнашу өчен Тәһранга Татарстаннан зур делегация килде.
«Иртәгә эшлекле даирә һәм бизнес вәкилләренең чираттагы очрашуы булачак. Быел март аенда Тәһранда Татарстан мәдәнияте көннәре узачак», — дип искәртте Татарстан җитәкчесе.
Моннан тыш, Миңнеханов һәм Рәиси автомобиль төзелеше, медицина, туризм өлкәләрендә элемтәләрне үстерү турында фикер алышты.