Теләче районы имам-мөхтәсибе: Соңгы арада мәчеткә яшьләр актив йөри башлады
Теләче районы имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев районда мәчеткә яшьләрнең актив йөрүен әйтте.
«Ихлас» мәчете 1997 елда салынган. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән берлектә 2021 елдан мәчетне матурлатабыз, ремонт эшләре алып барабыз. Мәчетнең фасадын тышладык, түбәсен алмаштырдык. Бина эчендәге эшләр генә калды. Күбесенчә яшьләр йөри дип тә әйтә алам. Аллаһка шөкер, җомга намазларында 150ләп кеше була. Район халкы мәчеткә актив йөри», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев.
Мәчеттә Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов булды.