Шамил Садыйков Мәскәүдәге форумда вендинг ярдәмендә сатуны арттыру хакында сөйләде
Бүген Мәскәүдә «Вакытлы матбугат һәм китап продукциясен нәшер итү һәм таратуда актуаль мәсьәләләр» XXIII Шәһәр матбугат форумы уза. Анда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та катнаша.
Медиахолдинг җитәкчесе Шамил Садыйков вендинг аппаратларын куллану хакында сөйләде, Казанда басма продукцияне шулар ярдәмендә саталар.
«Басма продукция тәкъдим итә торган вендинг аппаратларын урнаштыру кешеләрдә укуга карата кызыксынуны арттырырга мөмкинлек бирә. Заманнар үзгәрә һәм күп кеше мәгълүматны интернеттан алуны кулай күрә, шулай да басма матбугатның кадерен белүчеләр дә бик күп. Вендинг аппаратлары газета-журналлар, китаплар һ.б. басма продукция тәкъдим итеп, укучыга теләсә кайсы вакытта һәм уңайлы урында үзләре теләгән басмаларны сайларга һәм сатып алырга мөмкинлек бирә», - дип искәртте ул.
Фото: © «Татар-информ»
Садыйков вендинг аппаратларының инде күптән үзләрен товар сатуда нәтиҗәле алым буларак күрсәтүен билгеләп үтте. Аларның өстенлеге – сатып алучылар өчен уңайлы җирләрдә урнаштырылуында. Күләме компактлы булу аркасында аларны кеше күп йөри торган теләсә кайсы урында диярлек куярга мөмкин.
Хәзерге вакытта медиахолдинг ТР Министрлар Кабинетында, метро станцияләрендә, сәүдә үзәкләрендә, тимер юл һәм автовокзалларда, шулай ук Казан аэропортында 20 вендинг аппараты урнаштырды.
Фото: © «Татар-информ»
«Татмедиа» АҖ җитәкчесе сүзләренчә, алдагы планда – Казанда һәм Татарстанның башка зур шәһәрләрендә вендинг аппаратлары аша басма продукция сатуны үстерү һәм актив рәвештә киңәйтү. Мәдәният учреждениеләрендә һәм кеше күп йөри торган урыннарда яңа автоматлар куярга ниятлиләр.