Ләйлә Лерон «Россия» күргәзмәсендә: Кырым стендында Татарстанны тәкъдим итә алуыма шат
Кырымдагы «Ак Барс» яшьләр үзәгенең СММ белгече Ләйлә Лерон үзәкне «Россия» күргәзмә-форумында тәкъдим итә. Мәгълүмат Кырым республикасы стендында урнашкан.
«Безнең үзәк икенче ел эшли, балаларны ел әйләнәсе каршы алабыз. Җәй көне «Сәләт» аланнары бездә уза, студентлар отрядлары килә, төрле хәрәкәт вәкилләре безгә килә. Анда барлык мәгълүмат такталарында татар телендә язма бар. «Россия» күргәзмәсендә яшьләр үзәген, Татарстанның бер өлешен тәкъдим итә алуыма мин бик шат. Минем өчен бу – зур горурлык», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул үзәк урнашкан Форос бистәсе өчен Татарстанның зур эш башкаруын да ассызыклады. Күргәзмәдә аның белән бергә проектлар менеджеры Ксения Петрова да эшли.