Путинның Идел буендагы вәкиле урынбасары Татарстанда сайлауга әзерлек хакында сөйләште
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков Казанда дәүләт башлыгын сайлау, шулай ук гражданнарны социаль яклау һ.б. агымдагы мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үткәрде. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә вәкаләтле вәкилнең ярдәмчесе Алексей Симонов, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Рәисе Администрациясе, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре, ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм Төбәк белән идарә итү үзәге җитәкчеләре катнашты.
Вәкаләтле вәкил урынбасары сайлау процессында катнашучыларның иминлеген һәм террор куркынычыннан якланганлыгын тәэмин итүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтте. Ул сайлау участокларында күзәтүчеләрне әзерләү эшен көчәйтү һәм ведомствоара хезмәттәшлекне тагын да активлаштыру бурычын куйды.
«Тавыш бирү башланырга 28 көн калды. Сайлаулар турында хәбәрдар булу – сайлаучыларның югары активлыгын тәэмин итү өчен мөһим шарт, сайлау процессы нәтиҗәләренең легитимлыгында әһәмиятле факт. Барлык гражданнарга сайлау кампаниясе турында мәгълүмат бирергә кирәк. Әлеге эш сайлау комиссияләре тарафыннан төбәк хакимият органнары белән тыгыз бәйләнештә алып барылырга тиеш», - дип искәртте Игорь Буренков, киңәшмәне ачып.
Төп бурычларның берсе – сайлау кампаниясенең ачыклыгын һәм легитимлыгын тәэмин итү, дип өстәде түрә. Ул билгеләп үткәнчә, Төбәк белән идарә итү үзәге Татарстан Хөкүмәтенә кире элемтә булдыру өчен гражданнарның ихтыяҗлары буенча мөмкин кадәр объектив һәм тулы мәгълүмат бирергә тиеш.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелгән, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).