Думада буран, бозлавык вакытында хезмәткәрләрне өйдән эшләүгә күчерергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) явым-төшем күләме нормадан артып киткән, кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килгән очракта хезмәткәрләрне вакытлыча дистанцион эшкә күчерүне Хезмәт кодексында беркетү тәкъдиме белән РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка мөрәҗәгать юллады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Үзгәрешләрне гадәттән тыш очракларда эш бирүче инициативасы белән дистанцион эшкә вакытлыча күчерүне җайга сала торган РФ Хезмәт кодексы маддәсенә кертергә тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта әлеге норма шул исәптән табигый яки техноген характердагы һәлакәтләргә, җитештерүдә килеп чыккан аварияләр һәм бәхетсезлек очракларына, янгыннар, су басулар, җир тетрәү, эпидемияләр яки эпизоотиягә карата кулланыла.
Дәүләт Думасы вице-спикеры билгеләп үткәнчә, кышын юлларда авария килеп чыгу куркынычы, таксида йөрү бәясе, бөтен транспорт системасына йөкләнеш арта. «Буран вакытында җәмәгать транспорты хәрәкәтендә зур тоткарлыклар тууга бәйле рәвештә гражданнар эшкә соңга кала», - дип искәртә Чернышов.