Сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү турында искәртү өчен кешеләрнең өйләренә киләчәк
Бүген Татарстанда халыкка Россия Президентын сайлау турында мәгълүмат бирү буенча махсус проект башлана, ул 7 мартка кадәр дәвам итәчәк. «ИнформУИК» программасы кысаларында республиканың 10 меңгә якын сайлау комиссиясе әгъзасы сайлауда тавыш бирүнең барлык мөмкинлекләре турында сөйләү өчен төбәктә яшәүчеләрнең өйләренә киләчәк, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте.
«Сайлау системасының иң мөһим бурычларыннан берсе – сайлаучыларга мәгълүмат бирү. Һәм без иң җаваплы этапка – республика халкына шәхсән мәгълүмат бирүгә керешәбез. Безнең алда җаваплы бурыч тора: һәр сайлаучыга барып җитәргә, Россия Президентын сайлауга чакырырга, сайлаулар турында сөйләргә, сайлау участокларының адресларын, аларның эш тәртибен искәртергә, тавыш бирүгә кагылышлы барлык борчыган сорауларга җавап бирергә кирәк», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Шул ук вакытта республика Үзәк сайлау комиссиясендә искәртүләренчә, сайлау комиссиясе әгъзалары теге яки бу кандидатка тавыш бирегез дип өндәмәячәк, алар сайлаулар һәм тавыш бирү мөмкинлекләре хакында сөйләячәк. Үзеңнең сайлау участогыңны ничек табарга, сайлау көннәрендә каядыр киткән яки авырган очракта ничек тавыш бирергә – бу сорауларның барысына да «ИнформУИК» проектында катнашучылар җавап бирергә тиеш.
Быел мәгълүмат бирү программасы федераль статус алды һәм кайбер үзгәрешләр кичерде. Сайлау комиссиясе әгъзалары өчен махсус экипировка (сайлау логотибы төшерелгән ак япма, триколор рәвешендәге значок һәм бейдж) каралган. Үзләре белән сайлау турында буклетлар булачак.
Комиссия әгъзалары сайлаучыларның өйләренә эш көннәрендә – 17.00-20.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә иртәнге 10нан соң киләчәк.