Миңнеханов «Киләчәк уеннары» турында: Иң мөһиме – иминлекне, җәмәгать тәртибен тәэмин итү
Татарстанда «Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турнирын үткәрү вакытында һәр мәйданчыкта барлык оештыручылар һәм хезмәтләрнең көйле эшләвен тәэмин итәргә кирәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Иң мөһиме – чаралар үткәрелә торган урыннарда иминлекне, тулаем алганда җәмәгать тәртибен тәэмин итү. Безнең башкалага зур җаваплылык йөкләнә. Бу, барыннан да элек, шәһәр юлларын, урамнарны, җәяүлеләр зоналарын тиешенчә карап тоту белән бәйле», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
«Кунакларга башкалабыз, аның истәлекле урыннары белән танышу кызык булачак. Шуңа күрә шәһәр инфраструктурасы, җәмәгать транспорты, кунакчыллык һәм хезмәт күрсәтү объектлары – барысы да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш», - дип өстәде Татарстан Рәисе.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Татарстан башкаласында 2024 елның 21 февраленнән 3 мартка кадәр 21 дисциплина буенча уза. Хәзерге вакытта шәһәргә 600дән артык кунак килде инде. Турнирда 107 илдән 2 меңнән артык спортчыны берләштергән 282 халыкара команда катнаша.